Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең баш табибы Мостафин Марс Харисович үз вазифасыннан китте. ТР атказанган табибы хастаханәне 2020 елның ноябреннән алып җитәкләде. Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә ул гади хирургтан алып җитәкчегә кадәр юл үтә. Аның актив хезмәт эшчәнлеге вакытында күп эш башкарыла: ашыгыч медицина үзәгенең яңа алты катлы корпусы файдалануга тапшырыла, 2нче дәвалау корпусында күптән көтелгән капиталь ремонт башлана.
Бу һәм башка юнәлешләр буенча эшне яңа баш табиб дәвам итәргә тиеш була. Баш табиб итеп Вәлиев Руслан Фәрит улы билгеләнде. Коллективка аны рәсми рәвештә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов тәкъдим итте.
Руслан Вәлиев - беренче квалификация категорияле табиб. 2006 елда Казан дәүләт медицина университетының педиатрия факультетын кызыл диплом белән тәмамлый. 2008 елда Казан дәүләт медицина академиясендә урология һәм нефрология кафедрасы, шулай ук урология буенча ординатура тәмамлый. Монда ук ул 2010 елда нур диагностикасы кафедрасында укый , ультратавыш диагностикасы буенча беренчел белгечлек ала. 2018 елда аңа урология белгечлеге буенча беренче квалификация категориясе бирелә.
Перинаталь үзәге булган шәһәр балалар хастаханәсе коллективына да яңа җитәкчене таныштырдылар. Медицина учреждениесен 25 ел дәвамында җитәкләгән баш табиб Рамил Хәмидуллинны лаеклы ялга озаттылар.
Рамил Азгат улы 40 елдан артык гомерен Түбән Кама сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган. Бу вакыт эчендә ул участок табибы-педиатрыннан Перинаталь үзәге булган шәһәр балалар хастаханәсенең баш табибына кадәр юл үтә.
Алексей Толстиков Перинаталь үзәге булган шәһәр балалар хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләнә. Алексей Петрович Югары Ослан районында туган, 2006 елда КДМУны тәмамлаган. КДМУның оператив хирургия һәм топографик анатомия кафедрасы лаборанты, аннары Казан шәһәренең N4 шәһәр поликлиникасының табиб – хирургы, 2012 елдан 2019 елга кадәр РКХның N1 хирургия бүлегенең табиб-хирургы, 2019 елдан РКХның кабул итү – диагностика бүлеге мөдире булып эшли.