10 апрельдә Алексеевск үзәк район хастаханәсенә эш визиты белән ТР Сәламәтлек саклау министры Миңнуллин Марсель Мансур улы, РКХ баш табибы Шәвәлиев Рафаэль Фирнаялович, шулай ук Алексеевск районы башлыгы Демидов Сергей Анатольевич килделәр. Баш табиб Вильданов Илнар Хәмит улы белән берлектә стационарны, поликлиниканы карадылар.
Үзәк район хастаханәсенең баш табибы 2022 ел нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады. Министр өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыруга игътибарны юнәлтте, шулай ук иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләүдә катнашты.