Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсендә эш визиты белән ТР Сәламәтлек саклау министры Миңнуллин Марсель Мансур улы булды. РКХ баш табибы Шәвәлиев Рафаэль Фирнаялович һәм баш табиб Гаязов Динар Рамилевич белән бергә үзәк район хастаханәсенең яңа җиһазлары белән таныштылар, стационарны, поликлиниканы карадылар, үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре белән эшлекле киңәшмә үткәрделәр.
Үзәк район хастаханәсенең баш табибы 2023 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады. Министр өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыруга басым ясады.