Әлмәттә республика кардиологлар һәм терапевтлар мәктәбенең күчмә циклы узды

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Әлмәт районара күп профильле хастаханәсе базасында Идел буе федераль округының һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгечләре катнашында Республика кардиологлар һәм терапевтлар мәктәбенең күчмә циклы узды. Очрашуның максаты - барлык теоретик белемнәрне табибларның реаль клиник практикасына мөмкин кадәр якынайту.
Мәктәп эшендә табиб-кардиологлар, гомуми практика табиблары, фельдшерлар, республиканың көньяк-көнчыгышындагы беркетелгән районнарның дәвалау учреждениеләре терапевтлары катнашты. Чарада 100гә якын белгеч катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International