«Мамадыш РҮХ " ДАССУ хезмәткәрләре 11 апрельдә өмәгә чыкты. Бөтен коллектив хастаханә янындагы зур территорияне җыештырып, территория чиста һәм матур булып калды. Хастаханә администрациясе чүп-чарны чыгару турында алдан кайгырткан.
Өмәдән соң табиб-рентгенолог Габдрахманов Марсель Вәлимөхәммәт улының махсус рецепты буенчаәзерләнгән балык ашы кабып карадылар, бергәләшеп җиләк-җимешле чәй эчтеләр.