Беренчел звеноны модернизацияләү: Аксубай районының өч ФАПында капиталь ремонт башланды

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Аксубай үзәк район хастаханәсенең өч фельдшер-акушерлык пунктында биналарны капиталь ремонтлауга керештеләр. Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы акчасына башкарыла.

Исемлеккә Беловка, Кисы һәм Яңа Дума авылларындагы ФАПлар кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International