20 апрельдә Чаллыда «Ашыгыч медицинаны үстерү торышы һәм стратегиясе» конференциясе ачылачак

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

20-22 апрельдә Чаллыда «Ашыгыч медицинаны үстерү торышы һәм стратегиясе» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Ул JCI халыкара стандартлары буенча ашыгыч һәм планлы ярдәм күрсәтүче иң зур күп профильле үзәк Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе базасында узачак.

Конференция ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм хезмәтен үстерү буенча актуаль бурычларны тикшерү өчен федераль һәм төбәк үзәкләренең әйдәп баручы экспертларын җыячак.

Конференция эшендә РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Андрей Николаевич Плутницкий, ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Мансур улы Миңнуллин, Казан дәүләт медицина академиясе директоры Рустем Шамил улы Хәсәнов катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International