Түбән Камада Өченче буын университет студентлары өчен "Медицина белемнәре нигезләре " лекцияләр циклы тәмамланды

2023 елның 14 апреле, җомга

Бу уку елында 39 студент белем алды. 37 дәрес үткәрелде. Лекцияләрне РФ һәм ТРның атказанган табиблары, бүлек мөдирләре, тар белгечләр, җәмәгать сәламәтлеге үзәге медиклары һәм медицина көллияте педагоглары укыды.
Кичә консультатив-диагностик поликлиникада студентларга укуларын тәмамлау турында  сертификатлар, ә ярты ел дәвамында төрле медицина темаларына лекцияләр укыган педагогларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Укуны тәмамлау белән тыңлаучыларны беренче булып Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International