Балаларны талпаннардан саклагыз

2023 елның 14 апреле, җомга

2023 елда талпаннар иртәрәк уянды: баланы талпан тешләве белән Түбән Кама шәһәр балалар хастаханәсенә беренче мөрәҗәгать итүе 23 мартта теркәлде.

Узган ел беренче очрак 14 апрельгә туры килгән иде. Бүгенге көндә Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсенә 14 бала талпан кадалуы белән мөрәҗәгать иткән. Мондый очракларда пациентларга травмпунктта талпанны чыгаралар һәм талпан энцефалитыннан серопрофилактикалау үткәрәләр. Барлык талпаннар талпан энцефалитына һәм талпан боррелиозына ПЦР тикшеренүләр үтә.
Әгәр балагызны талпан тешләсә, шунда ук Менделеев урамы, 45 адресы буенча урнашкан Балалар хастаханәсе травмпунктына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб баланы тикшерәчәк, талпанны чыгарачак, талпан энцефалитына серопрофилактика үткәрәчәк, киңәшләр бирәчәк. Кирәкле чаралар үткәрелгәннән соң баланы участок педиатры күзәтәчәк.
Әлбәттә, талпаннар актив булган чорда саклык чараларын онытмаска кирәк. Урманга барганда баланы ак төсләрдәге ябык кием кияргә, репеллентлар кулланырга, чалбарлар балакларын оекбашка тыгып куярга киңәш ителә. Урманнан чыккач, баланы җентекләп тикшерергә,  киемнәрне селкетергә кирәк. Өйдә тагын бер кат җентекләп тикшерегез, чәчләрегезне вак тарак белән тарагыз.
Үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International