Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге башлангыч, урта һәм өлкән звено укучыларының сәламәт яшәү рәвеше нигезләре һәм куркыныч авыруларны профилактикалау турында мәгълүматлы булу дәрәҗәсен күтәрү максатыннан Казанның Совет районы уку йортларында лекцияләр үткәрүне оештыра.
Беренче лекция кичә Советлар Союзы Герое С.А. Әхтәмов исемендәге 121нче лицейда узды. Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге нутрициологы һәм белгече Диләрә Бариева башлангыч сыйныф укучыларына сәламәт туклану турында сөйләде.