Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары яңа туган баладан бер килодан зурлыктагы тератоманы алганнар

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары операция вакытына 4030 г үлчәме булган балада 1100 г авырлыктагы әвернә-койрык сөяге янында урнашкан тератомасы алып ташлаган.

Балада үсеш кимчелеге антенаталь рәвештә ачыклана. Перинаталь консилиумнан соң йөклелекне саклап калырга карар ителә, яралгы күзәтелә, УЗИ, шешнең зурлыгы контрольдә тотыла.

Бала апрель аенда туа. Туганнан соң ук ул республика хастаханәсенә җибәрелә. Биредә табиблар командасы баланы көтә торган булган.
Операцияне 3 хирургтан торган киңәйтелгән бригада үткәрә, операция 4 сәгать дәвам итә. "Операция уңышлы үтте, кан югалтмады. Бала үзен яхшы хис итә. Тератомалар елына якынча 2-3 очрый. Алар зуррак яки кечрәк булырга мөмкин," - дип сөйли сабый балалар хирургия бүлеге мөдире Григорий Чигвинцев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International