Азнакай медицина учреждениеләрендә капиталь ремонт «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча үткәрелә.
Объектны реконструкцияләүгә 4 миллион 654 мең сум акча бүлеп бирелгән. Шулай ук хәзерге вакытта Актүбә табиб амбулаториясендә ремонт бара.