70 табиб һәм 17 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы май аенда Татарстан башкаласында узачак KazanSummit-2023 халыкара икътисадый форумында катнашачак. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов ТР Республика клиник хастаханәсендә матбугат очрашуында хәбәр итте.
Марокко, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Согуд Гарәбстаны һәм Пакистан журналистларына министр урынбасары РКХ баш табибы урынбасары Елена Демьянова белән берлектә саммитның медицина белән тәэмин ителүе турында сөйләде һәм Татарстан медицинасының мөмкинлекләрен күрсәтте.