Кичә Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең табиб-инфекционисты, КДМАның йогышлы авырулар кафедрасы аспиранты Юрия Булатова һәм Республика иҗтимагый сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы Роза Алимова ябык типтагы Раифа махсус училищесында булдылар. Алар уку йортында тәрбияләнүчеләргә бөер синдромы белән геморрагияле бизгәкне, талпан энцефалиты һәм котыру авырулары чыганаклары, симптомнары һәм профилактикасы турында сөйләде.