БРКХ китапханәсе яңа китаплар белән тулыланды

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

Казанда «Russco китап терапиясе»хәйрия акциясе узды. Россия клиник онкология җәмгыяте профессор М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансерына һәм БРКХ Балалар онкологиясе, гематологиясе һәм хирургиясе үзәгенә Россиянең танылган язучыларының ике йөздән артык китабын бүләк итте.

Китапларны тапшыру тантанасында Татар китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәехов, сәнгать редакциясе мөдире Галимҗан Гыйльманов, балалар язучысы Анна Гончарова, Россия клиник онкология җәмгыяте матбугат сәркатибе Сергей Сидоров, РКОД һәм RUSSCO Казан бүлеге вәкилләре катнашты.

Акция кысаларында Анна Гончарова һәм Ленар Шәех Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгендә Үзәкнең кечкенә пациентлары белән иҗади очрашу үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International