Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар һәм яшүсмерләр яшендәге штаттан тыш баш белгече гинеколог, РФА әгъза-корреспонденты, профессор, медицина фәннәре докторы Елена Уварова ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсендә булды, балалар онкологиясе, гематологиясе һәм хирургиясе үзәге һәм клиниканың башка бүлекчәләре эше белән танышты. Шулай ук биредә яшүсмерләрдә гистероскопия үткәрү буенча мастер-класс узды.
.jpeg)