Медицина советы башланыр алдыннан ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков республика башкаласы мэры Илсур Метшинга һәм ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинга казанлылар сәламәтлеге өчен башкарылган проектлар, программалар һәм җиһазлар турында таныштыручы күргәзмәне күрсәтте.
Мәсәлән, йөрәк авырулары белән җафаланган паөиентларга сәламәтлек торышын җентекләп күзәтергә ярдәм итүче «элемтә» кушымтасын күрсәттеләр.
Экскурсияне мәктәп укучылары – медицина сыйныфлары укучылары тәмамлады. Балалар Марсель Миңнуллинга һәм Илсур Метшинга лагерьда медицина сменасы һәм табиблар белән очрашулар турында сөйләделәр.
Казан Ратушасы залында Казан хастаханәләренең баш табиблары һәм аларның хезмәткәрләре җыелды.
Рәсми өлеш Владимир Жаворонков чыгышы белән башланды, ул 2022 ел коронавирус белән көрәштә соңгы адым булды дип искәртте, әмма бу инфекция нәтиҗәләре белән озак көрәшергә туры киләчәген ассызыклады.
Владимир Жаворонков хәзерге вакытта сугыш ветераннары госпиталендә, 18 нче, 16 нчы һәм 2 нче шәһәр хастаханәләрендә капиталь ремонт алып барылуын сөйләде.
2022 елда шәһәрдә «Солнечный» һәм «Салават Күпере» торак комплексларында поликлиникалар, Константиновкада гомуми практика табибы офисы ачылды.
"Без Казанның Сәламәтлек саклау системасы өчен ике зур объектны планлаштыру эшен дәвам итәбез. Бу "Салават Күпере" ндәге амбулатор хаб ("Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының "сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" программасы буенча)– 9 мең квадрат метр тирәсе, анда балалар һәм өлкәннәр поликлиникалары, хатын-кызлар консультациясе, травмпункт һәм ашыгыч медицина ярдәме станциясе урнашачак, ул 60 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Һәм без Гаврилов урамында барлыкка килергә тиешле беренче балалар хастаханәсен проектлауны тәмамлыйбыз, бу безнең потенциаль горурлыгыбыз. Бу төзелеш безгә балаларыбызга күрсәтелә торган ярдәмнең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк", – дип ассызыклады ул.
Йомгаклау сүзе белән сәламәтлек саклау министры чыгыш ясады: "Рәхмәт әйтәсем килә, зур эш башкарылды. Казан шәһәре - сәламәтлек саклау флагманы, аңа ориентлашалар. Барысы да Казанда эшләргә тели. Кайбер медицина учреждениеләрендә хәтта штат расписаниесе дә җитми, киңәйтергә кирәк", - дип ассызыклады Миңнуллин.
Илсур Метшин Казан табибларына пандемиядә эшләгән өчен рәхмәт белдерде.
"Бу беркайчан да онытылмас. Бүген коронавирус гадәти хәл кебек тоела, ләкин ул вакытта алай түгел иде. Кешеләрдә курку бар иде. Шуның өчен сезгә зур рәхмәт сүзләре җиткерәм", - диде Илсур Метшин.
Ул билгеләп үткәнчә, милли проектлар һәм Татарстан Рәисенең ярдәме белән медицина учреждениеләренең матди-техник базасы даими яңартыла, инфраструктура камилләштерелә.
Йомгаклау коллегиясе ахырында Медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.