Ютазы районында уникенче модульле ФАП төзелеше дәвам итә. Яңа медпунктны Әбсәләм авылында төзиләр, авылда 800 дән артык кеше яши.
Бүген авыл медицина учреждениесе күп профильле үзәктә урнашкан. Барлык кирәкле уңайлыкларның булмавы, һичшиксез, халыкка беренчел санитар-медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатына тәэсир итә.
Кыска вакыт эчендә яңа ФАПның нигезе салынган, стеналар төзелә, тәрәзәләр куела. Төп подрядчы - "Татлизинг " ДУП агымдагы атнада түбә ябу эшләрен башкарган. ФАП "Халыкка беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү" республика программасы буенча төзелә.