Татарстанга Ташкент сәламәтлек саклау идарәсе вәкилләре төркеме эшлекле сәфәр белән килде. Бүген кунаклар сәламәтлек саклау өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында булдылар. Очрашуда яклар нәтиҗәле хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында килешүгә ирештеләр.