Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы Илшат Гариповның туганнарынының кайгысын уртаклаша

2023 елның 23 апреле, якшәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан Республикасы инвалидлар Диабет җәмгыяте рәисе Илшат Гариповның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Ул 21 апрельдә вафат була. Аңа 49 яшь иде.

2004 елда Илшат Гарипов «шикәр диабеты» диагнозы куелган кешеләргә ярдәм итүче оешма оештыра. Аның эшчәнлеге вакытында Казанда шикәр диабеты булган балалар өчен балалар бакчаларында өч махсус төркем оештырыла.

2005 елда Гарипов «диабет мәктәбе»н ача. 2007 елда ул беренче тапкыр диабет белән авыручы балалар өчен лагерь сменасы - "Мечта" балалар лагеры оештыра. Шулай ук Гарипов Марий Элның «Марий Чодра» тыюлыгында палаткалар һәм катамараннарда йөрүләр оештыра, анда күрше төбәкләрдән балалар катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International