30 май-1 июньдә Мәскәүдә елның иң зур фәнни чарасы Россия Фәннәр академиясе академигы, профессор С.К. Тернов нигез салган XVII Бөтенроссия милли конгрессы – «РАДИОЛОГИЯ – 2023» узачак. Конгресс ел саен 5 меңнән артык катнашучыны җыя. Чарада нурланыш диагностикасының барлык юнәлешләре белгечләре: рентгенологлар, радиологлар, рентгенэндоваскуляр хирурглар, ультратавыш һәм функциональ диагностика белгечләре катнаша.