ТР сәламәтлек саклау министрлыгының профессор М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансерында Казахстан, Чиләбе, Екатеринбург һәм башка шәһәрләрдән өлкән шәфкать туташлары өчен укыту курсы узды.
Беренче көнне операция бүлеге мөдире Айрат Тимерҗанов диспансер буйлап экскурсия үткәрде, онкология хезмәте һәм клиника эше турында сөйләде. Шәфкать туташлары операция бүлмәсендә, интервенцион радиология, маммология һәм пластик хирургия бүлекләрендә булдылар.
Теоретик өлеш операцион, хирургик һәм эпидемиологик куркынычсызлык һ.б. эш үзенчәлекләренә багышланган.
Икенче көнне операция бүлмәсендә эш алгоритмнары, коммуникацияләр һ.б. буенча лекцияләр узды. Шулай ук энергетика җиһазларын куллану үзенчәлекләре һәм хирургия куркынычсызлыгы буенча 2 практик курс үткәрелде.
Курс вакытында барлык катнашучылар сораулар бирергә, шулай ук үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга мөмкинлек алдылар. Уку дипломнар тапшыру белән тәмамлана.