Казан медицина көллияте волонтерлары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эшләр идарәчесе Идеал Айзетуллов 9 Май алдыннан отставкадагы медицина хезмәте майоры, медицина фәннәре кандидаты, Казан шәһәрендә яшәүче ТАССРның атказанган табибы Әсхәт Гыйниятуллович Гыйниятуллинда кунакта булды.
27 мартта Әсхәт Гыйниятулла улына 101 яшь тулды.
Кунаклар ветеранны якынлашып килүче Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы, туган көне белән котлады, студентлар өй эшләрен башкарырга булышты - фатирны җыештырды, тәрәзәләрне юды.