27 һәм 28 апрельдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним экспресс-тест үткәрә.
Тест-мобильләр Казанда сәгать 15тән 19га кадәр эшләячәк:
27 апрельдә Горький исемендәге паркта, «Хезмәт резервлары»стадионы каршында;
28 апрельдә "Горкинск-Ометьевск урманы" паркында һәм Бауман урамындагы сәгать астында (Пушкин урамы, 11).
«Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә" проекты Президент грантлары фонды акчасына "Яңа гасыр" хәйрия оешмасы белән берлектә гамәлгә ашырыла.