Татарстан һәм Үзбәкстан хезмәттәшлеге кысаларында Ташкенттан сәламәтлек саклау җитәкчеләре делегациясе Казанның берничә медицина учреждениесендә, шул исәптән 20 нче шәһәр поликлиникасында булды. Кунаклар учреждение эше, поликлиниканың яңа моделен кертү белән танышты. Визит тәмамлану нәтиҗәләре буенча алга таба хезмәттәшлек турында меморандум төзелде.