28 апрель - Бөтендөнья хезмәтне саклау көне. Бу көн кысаларында 30 апрельгә кадәр эш урыннарында сәламәтлекне ныгытуның иң яхшы практикаларын популярлаштыру атнасы дәвам итә.
Урыссу үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре бу атна вакыйгаларына бик теләп кушыла һәм ике сәгать саен эш урынында физзарядка үткәрә.