Яр Чаллы медицина хезмәткәрләре җиңел атлетика ярышларында катнашты

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

26 апрельдә КФУның инжиниринг үзәге стадионында Чаллы сәламәтлек саклау оешмаларының медицина хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек-2023» Спартакиадасының шәһәр этабында финал ярышлары узды. Йөзү, өстәл теннисы, шахмат, бадминтон һәм волейбол буенча иң яхшы спортчылар билгеләнде инде.

Бүгенге ярышлар программасына аркан тарту һәм җиңел атлетика кертелгән иде.

Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.

Гомумкоманда беренчелеге спортның барлык төрләре буенча очколар исәпләү таблицасы буенча билгеләнәчәк. Ярышларның шәһәр этабының иң яхшы спортчылары 19 майда Чаллыда узачак зона ярышларында катнашачак. Әлмәт, Яшел Үзән, Түбән Кама, Бөгелмә һәм Яр Чаллы медицина хезмәткәрләре ярышларның республика этабында катнашу өчен көрәшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International