28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен билгеләп үтелә. Түбән Кама муниципаль район хастаханәсендә хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау бүлеген Лилия Сабирьянова җитәкли. Бәйрәм алдыннан бүлек башлыгы үзенә искиткеч бүләк ясады. Лилия Сергеевна җитәкләгән «Сияние» җыелма командасы Түбән Кама районы предприятиеләре һәм оешмалары белгечләре арасында хезмәтне саклау буенча осталык конкурсында җиңү яулады.