Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе хезмәткәрләре 9 Майга багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды. Табиблар 30 агач үсентесе утыртты. Хәзер Ашыгыч медицина үзәге тирәсендә урнашкан газоннарны чыршы, нарат һәм карагач бизи.