Казанда 26-27 апрельдә Россия Федерациясе субъектларында Бала хокуклары буенча вәкилләрнең сәламәтлек саклау өлкәсендә балалар хокукларын яклау мәсьәләләренә багышланган XX Бөтенроссия съезды узды. Чарада Россия Федерациясе субъектларында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр, профильле федераль һәм төбәк министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, балалар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча экспертлар һәм белгечләр һәм башкалар катнашты.