Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы мактаулы ветераннарны 9 Май бәйрәме белән котлады

2023 елның 28 апреле, җомга

Бүген, май бәйрәмнәре алдыннан, Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Айрат Зиатдинов һәм клиниканың профсоюз оешмасы җитәкчесе Люция Галиева Республика балалар клиник хастаханәсенең мактаулы ветераннарының, тыл хезмәтчәннәрененең хәлләрен белеште, бәйрәмнәр белән котлады.

Җиңү көне белән котлауларны һәм чәчәк бәйләмен 1931 елда туган аллергология бүлегенең кече шәфкать туташы булып эшләгән Садыйкова Кашифа Садыйк кызы, 1924 елда туган 2 нче номерлы поликлиника шифаханәсе педагогы Фролова Антонина Ивановна алды.

Хөрмәтле хөрмәтле ветераннарыбызны чын күңелдән Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International