Хәзерге вакытта яшүсмерләрнең репродуктив сәламәтлеге проблемасы көннән-көн актуальләшә бара. Репродуктив системаның төрле авырулар саны балигъ булмаганнар арасында арта, шул исәптән иртә йөклелек нәтиҗәләре, җенси юл белән йога торган йогышлы авырулар һ.б. Чистай үзәк район хастаханәсенең Хатын-кызлар консультациясе акушер-гинеколог табиблары репродуктив сәламәтлек үзенчәлекләре турында шәһәр мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары арасында берничә лекция үткәрделәр.