Сарман районының Мостафин ФАП быел «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча капиталь ремонтланды.
Бинада бизәү эшләре тулысынча тәмамланган, иске тәрәзәләр пластик тәрәзәләргә алыштырылган, ишекләр алыштырылган. Фельдшер-акушерлык пунктына яңа җиһазлар китерелде.
Хәзерге вакытта Сарман үзәк район хастаханәсенең өч ФАПы ремонтлана.