Күптән түгел Урыссу үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегенә бер миллион сумнан артык бәягә парлы стерилизатор килде.
2023 елда Ютазы районы медицина учреждениесе «Татнефть» компаниясе оештырган грантлар конкурсында катнашты һәм 15 миллион сум күләмендә грант отты.
-Бу акчага без хастаханәнең хирургия бүлегенең матди - техник базасын ныгытуны күздә тотабыз, - дип билгеләп үтте Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова. Бүген инженерлар яңа җиһазны урнаштырды.