Объект «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.
Модульле бина берничә көндә җыелды. Хәзерге вакытта биналарның эчке бизәлеше алып барыла. Алда инженерлык коммуникацияләрен тоташтыру.
Фельдшер авыл халкын 1986 елда төзелгән ФАПта кабул итә. ФАПны фельдшер Рәмзия Нотфуллина җитәкли. Акъегет авылында 206 кеше яши.
Заманча җиһазландырылган модульле ФАП барлыкка килү белән авыл халкына сыйфатлы медицина ярдәме үтемлерәк булачак.