Мөслим районының Дусай авылында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы буенча фельдшер-акушерлык пунктының яңа бинасы төзелә.
Төзелеш тәмамланганнан соң, ФАП яңа җиһазлар белән комплектланачак һәм авыл халкын кабул итә башлаячак. Дусай авылында 151 кеше яши, тиздән алар уңайлырак шартларда медицина ярдәме ала алачак.
.jpg)