Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханә табиблары ел саен үткәрелә торган «Җиңү өчен рәхмәт!" акциясендә катнашып, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган тыл хезмәтчәннәренә, хезмәттәшләренә кунакка барды.
Прасковья Ивановна Беляева 1нче сырхауханә кунакларын шатланып каршы алды. Кайчандыр ул хирургия кабинетында шәфкать туташы булып эшләгән. Хәзер аңа 92 яшь. Ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшерларын тыл хезмәтчәне - Мария Игнатьевна Крысина җылы каршы алды, ул үз вакытында станциядә санитарка булып эшләгән, хәзер Мария Игнатьевнага 91 яшь. Консультатив-диагностика поликлиника коллективы элеккеге шәфкать туташы Зоя Артемьевна Лазарева янына барды, быел аңа 91 яшь тулды.
Медиклар тыл хезмәтчәннәренә чәй янына тәм-томнар, бүләкләр һәм Түбән Кама хастаханәсе баш табибы Руслан Вәлиев котлау сүзләре белән открыткалар бирде. Ләкин алар өчен иң күңеллесе, мөһиме, әлбәттә, игътибар иде.
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханә коллективы сугыш пфәтләрен күргән, Җиңүне якынайткан, үзен аямыйча эшләгән һәркемгә нык сәламәтлек, аяз күк йөзе һәм иминлек тели.
.jpg)
.jpg)