Алабугада һәм районда нибары 5 Бөек Ватан сугышы ветераны калды. 99 яшьлек Лидия Горбунова - аларның берсе. Хәзерге вакытта хөрмәтле хатын-кыз, фронтовик Алабуга үзәк район хастаханәсенең терапия бүлегендә дәвалана. Баш табиб Рамил Сәфәров һәм баш шәфкать туташы Светлана Балобанова хөрмәтле пациент хәлен белеште.
Лидия Ильинична Горбунова Кызыл Армия сафларына 1942 елның маенда китә. Сугыш юлы Көнчыгыш фронтта уза. 538 нче авиация полкында кораллану буенча мастер була. Сугыш вакытында 19 яшьлек кыз 50 килограммлы бомбаларны пикировкалаучыларга элгән.
Терапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы вазифаларын башкаручы Ирина Газизова сүзләренчә, Лидия Горбунова ике атналык дәвалау курсыннан канәгать калган һәм бүген ул өйгә кайта. Шуңа күрә ул 9 майда ул гомумшәһәр бәйрәменә бара алачак.