Тукай район үзәк хастаханәсенең баш табибы Мансур Потеев һәм профком рәисе Лилия Әхмәтҗанова сәламәтлек саклау ветераннарын Бөек Җиңү көне белән котладылар.
Бәхтигараева Мөнирә Бәхтигарай кызы 35 ел фельдшер-акушер булып эшләгән.
Михайловская Анна Александровна терапия бүлегенең шәфкать туташы, 25 ел пациентларның сәламәтлеген кайгырткан.
Цуркан Лидия Александровна бухгалтер, өлкән икътисадчы, 25 еллык эш стажы.
Без ветераннарыбызга озак еллар, нык сәламәтлек, иминлек телибез! Баш иябез!