Актаныш хастаханәсе баш табибы Бөек Ватан сугышында катнашкан шәфкать туташын 9 май бәйрәме белән котлады

2023 елның 5 мае, җомга

Актаныш үзәк район хастаханәсенең баш табибы Хаев Айдар Рәфгать улы Актаныш муниципаль районының Күҗәкә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан Абдуллина Нурфика Абдулла кызы белән күреште.

Нурфика Абдулловна сугыш вакытында госпитальдә шәфкать туташы булып эшли, сугыштан соң озак еллар Күҗәкә авылында фельдшер-акушерлык пунктында фельдшер булып эшли. Баш табиб ветеранны кыйммәтле бүләк белән бүләкләде, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International