Алексей Иванович Писарев Теләче районы Олы Меретяки авылында туган. Аңа 97 яшь, бүген ул стационарда ветераннар палатасында сәламәтлеген ныгыта.
Алексей Иванович 17 яшеннән сугышка китә. Ульяновск шәһәренең танк училищесында кыска вакытлы курслар үтә. Аннары аның полкы Сталинград фронтында оборона тота.
"Миңа нинди генә танкларда сугышырга туры килмәде",-дип искә ала ул.
Ветеран Җиңү көнен түземсезлек белән көтә, шигырьләрен кабатлый, чөнки алда аны бәйрәм көннәрендә яшь буын алдында күпсанлы чыгышлар көтә.