Министр Татарстанның һәлак булган медицина хезмәткәрләре һәйкәленә чәчәкләр салды

2023 елның 5 мае, җомга

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Бөек Ватан сугышында һәлак булган Татарстан медицина хезмәткәрләренә һәйкәл янында чәчәкләр салуда катнашты.

Тантанада шулай ук республиканың сәламәтлек саклау ветераннары, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Рөстәм Хәсәнов, министрлык хезмәткәрләре һ.б. катнашты. Марсель Мансур улы 9 Май - һәркем өчен үзенчәлекле бәйрәм, дип билгеләп үтте һәм ветераннарга Бөек Җиңүгә керткән бәяләп бетергесез өлешләре өчен рәхмәт белдерде.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International