Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан Казан медицина көллиятендә сәламәтлек саклау ветераннарын хөрмәтләү тантанасы узды. Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин катнашты.
"Бөек Ватан сугышы вакытында республика территориясендә 69 эвакогоспиталь җәелдерелгән. 89 мең табиб һәлак булган. 40 секунд – 1941 елда санинструкторның уртача гомер озынлыгы, - дип билгеләп үтте Марсель Мансурович. - Табиблар һәрвакыт алгы сафларда иде. Бүген сезнең янда булу минем өчен зур хөрмәт. Татарстан сәламәтлек саклау үсеше, медицина юнәлешләрен, мәктәпләр булдыру сезнең исемнәрегез белән бәйле. Без сезне һәрвакыт истә тотабыз һәм сезнең белән горурланабыз! Исән булыгыз! Бәйрәм белән!»
Кадерле ветераннарыбызга озак гомер телибез, алар безнең өчен һәрвакыт табибның игелекле эшенә хезмәт итүнең һәм Ватанга эчкерсез мәхәббәтнең үрнәге!