Казанда 12-13 майда офтальмологиядә яңа технологияләр турында фикер алышачаклар

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

12-13 майда Казанда «Офтальмологиядә яңа технологияләр 2023» Республика фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Конференция эшендә катнашырга табиб-офтальмологлар, офтальмология бүлекчәләренең (кабинетларының) шәфкать туташлары, баш табиб урынбасарлары, оештыру - методик бүлекләр мөдирләре, Россиянең, якын һәм ерак чит илләрнең югары һәм өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф медицина оешмаларының офтальмология кафедраларының профессор-укытучылар составы, шулай ук «Офтальмология» белгечлеге буенча белем алучы ординаторлар һәм аспирантлар чакырыла.

Төп темалар:

  • офтальмохирургиянең актуаль мәсьәләләре
  • глаукоманы диагностикалау һәм дәвалау
  • медицина оешмасы эшчәнлеген идарә итүдә заманча трендлар
  • медицина эшчәнлегенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын контрольдә тоту
  • офтальмологиядә шәфкать туташлары эшчәнлегенең хәзерге аспектлары
  • балалар офтальмологиясенең актуаль сораулары
  • безнең ил офтальмология җиһазларын, чыгым материалларын һәм дару препаратларын  җитештерү һәм кертү

Контакт мәгълүматлары: Кармальская Елена Михайловна, «Профессор Е. В. Адамюк исемендәге ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсе»ДАССУ уку бүлеге башлыгы, e-mail: rkob-konf@yandex.ru . телефон: +7 (987) 282-77-72

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International