БРКХ табиблары Рәхмәт хатлары алды

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

Хәзерге вакытта Луганск Халык Республикасында эшләүче ТР ССМ Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары бригадасына балаларга медицина ярдәме күрсәткән өчен, шул исәптән балалар диспансеризациясен үткәргән өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.

"Без дусларыбызның ярдәмен даими тоябыз, һәм бу бик кыйммәтле", - диде Превальск районы администрациясе башлыгы урынбасары Наталья Скиба.

Искәртеп узабыз, Луганск Халык Республикасы территориясендә Татарстан табиблары инде берничә ай эшли. Бригадада 17 белгеч. Алар арасында педиатр, эндокринолог, оториноларинголог, балалар кардиологы, офтальмолог, хирург, акушер-гинеколог, невролог, психиатр, лаборант, функциональ диагностика табибы һәм шәфкать туташлары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International