16 майда 18:30 сәгатьтә Казан дәүләт медицина университетының Актлар залында Владимир Муравьев исемендәге автор җыры фестивале узачак. Чарада Казан бард музыкасы легендаларын ишетергә һәм күрергә мөмкин булачак. Программада Валерий Боков, Виталий Харисов, Яков Маргулис һәм башка күп кенә башкаручылар катнашачак.
Фестиваль Владимир Муравьев исемен йөртүе очраклы түгел. Владимир Юрьевич Муравьев казан бардлары арасында да, коллега-медиклар арасында да легенда булган. Белемле, сәләтле, интеллигент, эчкерсез һәм профессиональ, ул республика медицинасына да, аның мәдәниятенә дә зур өлеш керткән.