Әлмәт үзәк район хастаханәсендә диабет белән авыручы пациентлар өчен дәресләр узачак

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Әлмәт үзәк район хастаханәсендә «Шикәр диабеты мәктәбе» ачылды. Ул Төзүчеләр проспекты, 30/1 адресы буенча 1 нче поликлиниканың көндезге стационары базасында оештырылган.
Дәресләр атнага 1 тапкыр табиб-эндокринолог Хәбибуллина Эльвира Рәис кызы җитәкчелегендә узачак.
Таблеткалы препаратларда 2 типлы шикәр диабеты белән авыручы пациентлар чакырыла. 40-50 минутлык 3 дәрес планлаштырыла.

Дәресләр расписаниесе:
1 төркем 2023 елның 16, 23, 30 мае  13.30 сәгатьтә.
2 төркем 2023 елның 6, 13, 20 июне 13.30 сәгатьтә.
Белешмәләр / язылу өчен телефон-8 999 156-05-03 (медицина профилактикасы бүлеге)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International