Танышыгыз – яшь белгечләр!

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе коллективы яшь кадрлар белән тулыланды!

Храмцова Екатерина Юрьевна, Красноключинск амбулаториясенең участок табибы-терапевты.

Түбән Камада туган Ижевск дәүләт медицина академиясен тәмамлаган. Хәзер кыз КДМУ ординатурасында "терапия"юнәлеше буенча белем ала. Екатерина Юрьевна амбулаториядә өч атна эшли. Аның участогына 1600 пациент беркетелгән. Табибның кабул итүендә көненә ким дигәндә 20 кеше була. Шулай ук Екатерина Юрьевна көн саен авыру сәбәпле үзләре кабул итүгә килә алмаган пациентларга чакыруларга чыга. Авыл халкы табибка карата яхшы мөнәсәбәттә.

Борһанова Зарина Илдар кызы, УЗИ бүлегенең ультратавыш диагностикасы табибы.

Чаллыда туган Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган.

"Мин эш урынын эзләгәндә Түбән Кама хастаханәсенең рәсми сайтында хастаханәдә яхшы җиһазлар һәм белгечләр кирәк дип укыдым. Бу шәһәр миңа ошый, шуңа күрә мин шунда ук монда эшләргә теләдем", - дип сөйли З. Борһанова

Зарина Илдаровна Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәдә бер айга якын эшли. Көн саен табиб кулыннан 30лап пациент үтә, аларның һәрберсен ул җентекләп тикшерә. Яшь белгечнең остазлары, тәҗрибәле табиблар Эльвина Шакирова һәм Людмила Сальникова бар. Зарина Илдаровнаның профессиональ максатлары да бар-танылган һәм кирәкле табиб-диагност булу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International