12 майда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним экспресс-тест үткәрә.
Тест-мобильләр "Горки-Әмәт урманы" паркында һәм Пушкин урамы, 11 адресы буенча сәгать 15тән 19га кадәр эшләячәк.
«Җиңү өчен Тест. Ярдәм янәшә" проекты Президент грантлары фонды акчасына "Яңа гасыр" хәйрия оешмасы белән берлектә гамәлгә ашырыла.
ВИЧның симптомнары юк, тест уз, ВИЧ – статусыңны бел.