ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Яшел Үзән РҮХ баш табибы вазыйфасына Рамил Рафиз улы Мөхәмәтдинов билгеләнде.
Яңа баш табибны үзәк район хастаханәсе коллективына ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков тәкъдим итте. Ул җитәкчегә яңа вазифада уңышлар, эштә югары нәтиҗәләр теләде һәм күпьеллык хезмәте һәм халык сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш керткәне өчен Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләде.
1975 елның 22 сентябрендә туган.
1998 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын, 1999 елда «Хирургия» буенча интернатурада укуын тәмамлый.
1999-2005 елларда — ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе хирургия бүлегенең табиб-хирургы.
2005-2020 елларда — Казан шәһәренең «Сугышлар ветераннары өчен Госпиталь» ДАССУның поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары.
2020-2021 елларда «Яшел Үзән РҮХ» ДАССУ баш табибы вазифаларын башкара.
2021-2023 елның маенда - Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары.